КҮҢЕЛСЕЗ ЯҢАЛЫК: бүгеннән коммуналь ресурсларга тарифлар үзгәрде 1 октябрьдән аерым муниципалитетларда гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре 18,2 процентка артачак, Татарстан буенча бу индекс уртача 13,4 процент тәшкил итәчәк. Индексация елның соңгы өч аена гына кагыла. 2026 елга күчереп исәпләгәндә, уртача еллык үсеш 5,7 процент тәшкил итә, ягъни торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә нәкъ менә шушы күләмгә артачак. Татар-информ